Рөстәм Миңнеханов: «Сәләт» – талантлы яшьләрнең акыл һәм иҗат потенциалын үстерү өчен әйбәт мәйданчык

2017 елның 14 июле, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Сәләт» VI халыкара яшьләр мәгариф форумының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты. Гадәттәгечә форум Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә уза. 

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.

Татарстан Президенты кушуы буенча быел бу форум беренче мәртәбә ике сменада узачак. Бу катнашучылар санын 8 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Сәләт» Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган талантлы һәм сәләтле балаларны берләштерә. 

Татарстан Республикасы Президенты башта «Фәнсар» үзәгендә булды, анда балаларга гуманитар һәм табигать фәннәре буенча белем бирәләр.   

Рөстәм Миңнеханов «Фәнсар» үзәге территориясендә төзелгән Педагог йортын да карап чыкты. Монда мөгаллимнәр һәм лекторлар яшәячәк. Яшәү бүлмәләреннән гайре монда остаханәләр, методик кабинет, коворкинг-зал каралган. 

Аннары Татарстан Президенты палаткалар шәһәрчегенә юнәлде. «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов лагерь территориясе буйлап экскурсия уздырды һәм форумның программа элементлары турында сөйләде. Беренче сменаның төп темасы: «4 нче сәнәгать инкыйлабы контекстында мәгариф». Барлыгы 180 нән артык  тематик интерактив очрашу, дискуссия һәм мастер-класс оештырылачак. Форум эшендә 500 эксперт һәм мөгаллим катнаша. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов интеллектуаль уеннар лабораториясендә, «SeletStore» имидж-студиясендә, алга китеш компетенцияләре  лабораториясендә, һөнәри сынап караулар лабораториясендә, «Милли ашлар» пешекчеләр остаханәсендә, «Кванториум» робот техникасы нигезләре остаханәсендә булды. Тимур Сөләйманов форум кысаларында оештырылган «Бәләкәч» балалар клубы турында сөйләде, анда «Сәләт» хәрәкәтендә катнашучы 2 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен «театр», «музыка», «инглиз теле» һәм «сынлы сәнгать» юнәлешләре буенча программалар гамәлгә ашырыла.

Тематик зоналарның берсендә Татарстан Республикасы Президенты  «Сәләт» бергәлеге активы белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов яшьләр белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, «Сәләт» – талантлы яшьләрнең акыл һәм иҗат потенциалын үстерү өчен әйбәт мәйданчык.   Биредә балаларга уку өчен бөтен кирәкле мөмкинлекләр тудырылган, технологик мөмкинлекләр тәкъдим ителгән».

«Корылтай» чатырында Рөстәм Миңнехановка «Сәләт» форумы һәм «Биләр-Алан» ландшафт тарих-мәдәният паркы территориясен үстерү концепциясен тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады һәм тиешле эш төркеме оештырырга кушты. 

Татарстан Республикасы Президенты форумны ачу тантанасындагы чыгышында искәрткәнчә, «Сәләт» башта балалар өчен зур булмаган лагерь буларак оештырылган. Елдан-ел яшьләр хәрәкәтенең колачы киңәя барып, анда катнашучылар саны арта барган.   

«Сезнең киләчәктә кирәге булачак белемнәр һәм күнекмәләр алу өчен уникаль мөмкинлегегез бар. Бу форумны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Без киләчәктә дә сезгә ярдәм итеп торырбыз, барлык башлангычларыгызда да таяныч булырбыз», – диде Рөстәм Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International