Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев округ төбәкләре эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр Советының утырышын үткәрде.

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

2017 елның 22 маенда Түбән Новгородта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев шул округ төбәкләре эшмәкәрләренең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләр Советының утырышын үткәрде. Совет эшендә шулай ук  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил аппараты вәкиле Венера Камалова, шулай укфедераль хакимият органнары җитәкчеләре катнашты.

Утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, соңгы вакытта кече һәм урта эшмәкәрлек эшчәнлеген дәүләт көйләве сыйфатын күтәрү өлкәсендә күп кенә мөһим мәсьәләләр кабул ителде, дип басым ясап әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International