РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин биш районда кабул итә

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Төбәк атналыгы кысаларында Айрат Хәйруллин Түбән Кама сайлау округының биш районы кешеләре белән очрашачак.

Түбән Кама кешеләре депутатка үзләренең сораулары белән 29 майда иртәнге 9 туларга 20 минуттан алып 11 туларга 20 минутка кадәр мөрәҗәгать итә алалар. Адрес: Студентлар урамы, 9 нчы йорт. 41-71-95, 43-99-66 телефоннары буенча алдан язылырга мөмкин.

Сәгать 11 дән 12 гә кадәр ул Түбән Кама муниципаль районы хакимиятендә өч дәрәҗәдәге депутатлар белән очрашуда катнашачак. Исегезгә төшерәбез: РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Түбән Кама муниципаль районының шәһәр һәм район Советлары белән уртак хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйды. Депутатларның уртак хезмәттәшлеге  халык тормышын яхшырту эшен шактый яхшырта һәм аны уңышлы оештырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International