Ветераннарга лаеклы бүләк

2017 елның 21 апреле, җомга

Алексеевск Эчке эшләр министрлыгы ветераннары 2016 елгы эш йомгаклары буенча өченче урын өчен диплом алдылар.

Узган атнада Казан шәһәре Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә милиция һәм полиция ветераннарын хөрмәтләделәр. Алексеевскилылар номинациядә авыл районнары арасында иң яхшы ветераннар оешмасы буларак билгеләп үтелде.

Аның рәисе Рәфис Шиһаповка (рәсемдә ) бүләкне кадрлар идарәсе начальнигы, ТР Эчке эшләр министрының киңәшчесе полковник Евгений Гацук тапшырды. Район ветераннар советы эшчәнлеге гаять зур һәм күпкырлы.

Элеккеге хокук саклау органнары хезмәткәрләре илебезнең сугышчан дан урыннарына баралар, яшь хезмәткәрләргә эш тәҗрибәләрен тапшыралар, полиция бүлеге эшендә һәм районның җәмәгать тормышында катнашалар. Совет әгъзалары шулай ук бер-берсен юбилейлары белән котлыйлар һәм ветераннар гаиләләренә килә торган кайгылардан читтә калмыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International