Яшь автомобильчеләр зур осталык күрсәттеләр

2017 елның 21 апреле, җомга

Алексеевскиның яшь машина йөртүчеләре инде менә ничәнче тапкыр республика ярышларында егетләр һәм кызлар арасында машина йөртү осталыкларын күрсәтеп, район намусын якладылар. Командада өч кеше, болар – Артём Ткаченко, Камил Шәмсетдинов һәм Арина Давыдова.

Әлеге  катнашучылар ярышларның практик этабында, атап әйткәндә, автомобильне фигуралы йөртүдә, шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен теориядә белүдә осталыкларын күрсәттеләр.

Балалар  һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары юл хәрәкәте кагыйдәләре билетларын билгеле бер вакыт аралыгында чиштеләр.  Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белем бирү  программаларын финанслау дирекциясенең Чистай филиалы начальнигы Светлана Сидорова һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы Руслан Шакиров егет-кызларны истәлекле бүләкләр һәм сувенирлар белән бүләкләделәр. Ләкин төп җиңүләр алда әле: Алексеевскиның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары республика машина йөртү осталыгы конкурсларында традиция буенча призлы урыннарны алалар һәм иң яхшылар бишлегенә керәләр.

Без аларга бары тик җиңүләр генә телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International