Язгы урак өсте Чәчү тәмамланды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе

Сөрү җирләренең гомуми мәйданы 90 мең гектардан артык тәшкил итә, шуларның 50 меңнән артык гектарын сабан ашлык һәм бөртекле культуралар алып тора. Шулай ук кукуруз, рапс һәм көнбагыш кебек күп табыш бирүче культуралар да чәчелде. Алар арасында 5 мең гектардан артык бөртеккә кукуруз, 9 мең гектардан артык көнбагыш һәм 2 мең гектар рапс мәйданнары бар.
Алексей ВАНГАЕВ
“Родина” колхозы һәм “ВЗП Северное Алексеевское” алдынгы хуҗалыклар дип танылды. Быел “Алга” колхозыннан Ринат Ситдыйков, “Родина” колхозыннан ике механизатор: Фәрит Гатин һәм Фәргат Садыйков, “Кызыл Шәрык” агрохолдингы хезмәтчәннәре Сергей Чернов (“Южное Алексеевское”) һәм Юрий Байков (“Северное Алексеевское”), “Элита”дан” Олег Рогожкин чәчү батырлары булдылар. Шулай ук иң яхшы механизаторлар арасында чәчү комплексларында эшләүче “Алга” һәм “Родина” колхозлары вәкилләре дә бар. Болар – Ирек Вәлиуллин һәм Илнур Шәфигуллин, шулай ук “ВЗП Билярск”идан Илшат Гыймадиев. Иң яхшылар арасында күптән түгел генә төзелгән “Алексеевск” халык предприятиесе вәкиле Сергей Устимов та бар. Аның турында һәм әлеге хуҗалыктагы эшләр барышы турында без җентекләбрәк сөйлибез.
Кичә, әлеге сан версткаланганда халык предприятиесе механизаторлары соңгы басуларда сабан культураларын җир куенына салдылар. Агроном Степан Скворцов безгә: “Бу хуҗалыкта язгы кыр эшләре тагын да иртәрәк төгәлләнгән булыр иде, ләкин арендадагы басулар белән килеп туган мәсьәләләр моннан берничә көн элек кенә җайга салынды”, – диде. – Кәгазь волокитасы төгәлләнүгә үк техника басуга чыкты.
– Эшкә без 24 апрельдә керештек”, – ди чәчү комплекслары отряды начальнигы Владимир Пандузов. – Чәчү өчен көннәр искиткеч әйбәт иде. Шуңа күрә вакытында чәчеп бетердек. Ә яңа участокларны чәчәр алдыннан безгә туфрак эшкәртү белән шөгыльләнергә туры килде, чөнки басулар сөрелмәгән иде. Ләкин бу туфракка эшкәртмичә чәчәргә мөмкинлек бирүче өч чәчү агрегатына кагылмый. Безнең монда нигездә арпа чәчелә, чөнки хуҗалыгыбызга фураж күп кирәк. Ә бу культура һава торышына бәйле түгел һәм тотрыклы уңыш бирә.
Өч чәчү комплексының берсендә Сергей Устимов эшли. Төнге сменадан соң аруына да карамастан, Сергей Иванович безнең белән бергә кырга китте һәм бераз үзенең эше турында сөйләде. Югары нәтиҗәләргә ирешүендә (607 гектар сөргән) техниканың ышанычлылыгын мөһим фактор дип исәпли. Хуҗалыкта чәчүгә әле кыш көне үк әзерләнә башлаганнар, бу вакытта аның К-700 тракторының двигателе ремонтланган.
– Җитди ватылулар булмады, шуңа күрә нәтиҗә шәп, – дип аңлата алдынгы механизатор. – Техника ватылгалап та алды, әлбәттә, ләкин шунсыз булмый. Ватылуларны урында ук бетердек. Хәзер бездә запчастьләр һәм расход материаллары белән проблемалар юк. Ягулык, ашлама, орлыклар белән дә тоткарлыклар булмады. Барысы да срогында кайтты. Баштагы мәлләрдә көндез генә эшләдек. Ә көннәр бераз җылынгач, чәчү өчен уңайлы вакытны кулдан ычкындырмас өчен көндезге һәм төнге сменаларга күчтек. Яхшы уңыш алырбыз, дип ышанам, хезмәтләребез бушка китмәсен иде, – ди күңел күтәренкелеге белән механизатор.
Авыл хуҗалыгында Сергей Иванович 20 елдан артык инде. Алексеевскида СПТУ (хәзер аграр колледж) тәмамлаганнан, армиядә хезмәт иткәннән соң баштарак машина йөртүче булып эшли, ә аннары тракторга күчеп утыра. Чәчү төгәлләнгәч, ул пар җирләрен эшкәртергә китәчәк. Кышын исә техниканы кыр эшләренә әзерләүдән тыш, Сергей Устимов фермада эшли һәм юллар чистарта.
Башкача әйткәндә, механизаторның эше һәрвакыт бар. Әйтергә кирәк, Сергей Ивановичның олы улы Александр аграр колледжда укый, озакламый армиягә китәчәк. Моннан тыш, хатыны Альмира белән бергә 5 нче һәм 6 нчы сыйныфта укучы Денис белән Ульянаны үстерәләр. “Уллары хезмәт иткәннән соң авылда каламы, әллә кая да булса читкә китәме?” – дигән сорауга Сергей Иванович гади генә итеп: “Эш һәм лаеклы хезмәт хакы булса, улыбыз да үз җиребездә эшләячәк”, – дип җавап бирде.
Ә хуҗалык җитәкчелегенең уй-ниятләре буенча фикер йөртсәң, планда җитештерүне үстерү һәм киңәйтүдән тыш, яшь гаиләләр өчен торак төзү дә тора. Бу механизаторга оптимизм бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International