Узган пәнҗешәмбедә, 13 июльдә, Алексеевск районы дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Тарихи урында – Биләрдә «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы тантаналы төстә ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов форумның иң мәртәбәле кунагы булды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе кисәтә: Росреестрның (rosreestr.ru) игезәкләре пәйда булды. Мошенниклар Росреестр символикасын файдаланалар һәм үз порталларында ялган юл белән интернеттан файдаланучыларга бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан акчага законда бушлай билгеләнгән хезмәтләр тәкъдим итәләр.