ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Китапханәдә китапханәче  балаларны кунакчыл каршылады һәм китаплар дөньясына мавыктыргыч  сәяхәт ясарга  тәкъдим итте. Балалар зур кызыксыну һәм әсирләнгән карашлары белән китапханәченең сөйләвен тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар коллекциясе белән таныштырды, китаплар белән дөрес мөгамәләдә булу, китапны ничек сайлап алу, абунәдә һәм уку залында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләде. Балалар  аларның китапханәдә нинди принцип буенча урнашулары, балаларның нәрсә укырга яратулары турында белделәр. Балалар матур итеп стеллажларга куелган тышлары төрле төстәге китапларны бик гаҗәпләнеп, ә кемдер тын да алмыйча карады.  Шулкадәр күп китапны балалар беркайчан да күрмәгәннәр булып чыкты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International