15 майда Ялкын авыл мәдәният йортында Халыкара гаилә көненә багышланган чара булып узды. Бу көнне конкурс программасы үткәрелде, анда берничә гаилә катнашты. Болар – әниләр, әбиләр, карт әбиләр, балалар, оныклар һәм оныкчыклар.
2017 елның 15 маенда халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Әлхәт Зәйнуллин тыл хезмәтчәне, күп балалы ана – Урта Тигәнәле авылы кешесе Галләмова Хөснурый Гаяз кызын 95 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Халыкара гаилә көне уңаеннан Алексеевск ЗАГСы бүлегендә Гайсиннар,Харитоновлар, Фоминнар, Майоровлар һәм Широбоковлар гаиләләре катнашты.