ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Форум 2017 елның 3 июленнән 31 августына кадәр  җиде белем бирү сменасы: яшь архитекторлар, дизайнерлар һәм урбанистлар, яшь рәссамнар, скульпторлар, сәнгать белгечләре һәм фотографлар,  яшь, шагыйрьләр,  тәнкыйтьчеләр һәм китапханә хезмәткәрләре, яшь композиторлар, музыкантлар хореографлар, яшь тарих укытучылары һәм музей хезмәткәрләре,  яшь режиссерлар, продюсерлар, театр һәм кино актерлары, яшь журналистлар сменалары буенча Кырым Республикасының Бакальск косесында узачак.

Бүген Урманасты Шунталысы авылы кешесенең өенә газ плитәсен куя башладылар. Бу ханым РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловага ярдәм сорап 30 мартта мөрәҗәгать иткән иде.

Чираттагы киңәйтелгән киңәшмәдә мартта предприятиеләр эшенә  йомгак ясалды. Икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергеева  мөһим икътисадый һәм социаль күрсәткечләр турында сөйләде. Сүз хезмәт хакының дәрәҗәсе, туучылар һәм үлүчеләр саны нисбәте һ.б.лар турында барды.
 

15 апрельдә Татарстанда традициягә кергән«Язгы игелек атнасы» старт алачак. 25 апрельгә кадәр сузылачак күләмле иреклеләр акциясе мөмкин кадәр күбрәк кешене волонтерлар хәрәкәтенә тартуга чакырылган.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International