16 февральдә Аксубайда “Ел хатын-кызы һәм ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” конкурсының зона этабы булып узды.
Кадерле Алексеевск районы кешеләре! Язның беренче бәйрәменең нәкъ менә хатын-кызлар белән бәйләнгәнлеге символик: озакка сузылган кыштан соң язгы кояш салкын җирне җылыткан кебек, сез дә күңел җылыгыз, назыгыз һәм кайгыртуыгыз белән гаилә учагына җан өрәсез, иң кырыс ир-атлар күңелен дә йомшартасыз.