Левашево авылы кешеләре чиркәүгә алтарь куйдылар

2019 елның 29 ноябре, җомга

Изге апостолга тиң Владимир кенәз чиркәве  мәхәлләсе кешеләре ишек һәм алтарь кую эшләре тәмамланганнан соң җыештыру эшләре белән мәшгуль булдылар.

Мәхәллә активисты Мария Анатольевна Филатова хәбәр иткәнчә, гыйбадәтханә акрынлап авыл халкының ярдәмчеллеге аркасында торгызыла.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мария Анатольевна ире белән бергә авылда гыйбадәтханә икенче гомер алсын өчен бик күп эш башкаралар. Сергей Анатольевич Филатов үз куллары белән иконалар, шәмнәр кую өчен киштәләр ясый һәм авылда рухи юаныч алырлык  урын булсын өчен барысын да эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International