Алексеевск районында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булып китте

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин булып китте.

«Алексеевскдорстрой» предприятиесе базасында «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру буенча фикер алышу булды. Исегезгә төшерәбез, республикада ишегалларын төзекләндерү буенча зур күләмле программа эшли башлаячак. 2020-2022 елларда җирле хакимият халык белән бергә бөтен Татарстан буенча күп фатирлы йортлар территорияләрен тәртипкә китерәчәк.

Программаны гамәлгә ашыруның мөһимлеге турында сөйләгәндә район башлыгы Сергей Демидов муниципалитетлар алдына куелган бурычларның сыйфатлы итеп һәм вакытында башкарылачагына ышаныч белдерде.

«Алексеевскдорстрой» ААҖ директорлар советы рәисе Фоат Вәлиев, проектны тормышка ашыруның төп максаты – халыкның тормыш сыйфатын күтәрү, дип ассызыклады. Программа кысаларында күп фатирлы йортлар ишегалларының юл катламын алмаштыру гына түгел, ә бәлки өстәмә яктыртуны тәэмин итү дә, шулай ук кече архитектура формаларын урнаштыру  да планлаштырыла.  Ишегалларын төзекләндерү халыкның өстенлекле хокукларыннан чыгып тормышка ашырылачак. Иң мөһиме - ишегалды территорияләрен һәм тротуарларны асфальтлау, бордюрлар урнаштыру, коеларны алмаштыру, тышкы яктыртуны ремонтлау. Шул ук вакытта кайбер мәсьәләләр аерым хәл итүне таләп итә: эскәмияләр һәм чүп савытлары кую, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын төзекләндерү, балалар җиһазларын урнаштыру.

Шуны аңларга кирәк: программа берничә елга исәпләнгән. Димәк, ишегаллары да бер ел эчендә  генә түгел, ә шулай ук өстенлекле тәртиптә ел саен төзекләндереләчәк. Халык белән элемтә  район башкарма комитетларының төп бурычы булып кала. Һәр кешенең фикере ишетелергә һәм карауга кабул ителергә тиеш.

Алексеевск районына эшлекле сәфәрдә шулай ук «ТР Төп инвестицион-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе директоры Марат Айзатуллин, «Главтатдортранс»  дәүләт казна учреждениесе директоры Эдуард Данилов   һәм ТР муниципаль берәмлекләре башкарма комитетлары җитәкчеләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International