Иртәгә, 14 июльдә, Лаеш районының Урта Девятово авылында Чишмә бәйрәме юбилее булачак.

2018 елның 13 июле, җомга

14 июльдә Лаеш районының Урта Девятово авылында Чишмә бәйрәме юбилее булачак.

Урта Девятово авылы Чишмәсе изге Николай Чудотворец хөрмәтенә изгеләндерелгән. Чишмә озак вакытлар ташландык хәлдә булган, ләкин хәзер территория киртәләп алынган, часовня, купель, беседка, балалар мәйданчыгы, фонтан ясалган. Чишмәгә җан өрү инициаторы - Урта Девятово авылы кешесе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидов. Аның ярдәмендә моннан ун ел элек Чишмә бәйрәме оештырылган, ул хәзер ел саен үткәрелә.

Биредә ветераннарны, иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, гаилә парларын, уку отличникларын, спортчыларны, укытучыларны, авылның күренекле кешеләрен хөрмәтлиләр.

Бәйрәм программасы:

12:00 – чишмә янына туктый торган урыннан вело- йөреш башлана, анда теләге булган бөтен кеше катнаша ала.

13:00 – чишмәдә купель: балалар өчен аниматорлар белән «Девятово хәзинәләре» квест-уены;

13:30 – авыл мәдәният йортыннан чишмәгә кадәр фольклор коллективларының җырлап баруы;

14:00 – сәхнә: «Профессор-BAND» тынлы ансамбле концерты (Казан), биюләр; 15:00 – бәйрәм программасы;

15:00 – спорт мәйданчыгы: Татарстан Республикасы җыелма командасының бадминтон буенча мастер-классы.

16:00-19:30 –Урта Девятово, Чирпы, Каип, Сокура, Пелево авыллары, Лаеш һәм Казан артистлары,Казан консерваториясе һәм “Варвара” ансамбле солистлары; 17:30 – «Красная горка» ансамбленең халык уеннары һәм җырлары белән чыгышы;

16:00-19:00 – спорт мәйданчыгы: волейбол буенча турнир;

20:00 – «Aloud» кавер төркеме катнашында дискотека;

21:00 – авыл буасы: су фонарьлары шоуы;

22:00 – сәхнә: «Джива» ут һәм яктылык театры башкаруында утлы шоу;

22:30 – бәйрәм салюты, фестиваль ябылышы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International