Алексеевскида “Белергә тиешсең!” акциясе оештырылды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

18 майда Алексеевск “Форпост” үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Лилия Кашапова Алексеевск аграр колледжы җитәкчелеге белән  бергә  “Белергә тиешсең!” акциясе оештырды. Акция ел саен май аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көненә туры китерелгән. Аграр колледжда акция кысаларында студентлар белән, ВИЧ/СПИД тарихы турында видеоролик күрсәтеп, әңгәмә булып узды, викторина һәм сораштыру үткәрелде.

 Хәтер көненең максаты үзгәрешсез кала: эпидемия алып киткән кешеләрне искә алу, җәмгыятькә хәбәр итү һәм мобилизацияләү, кешеләрне ул чирдән коткару, ә авырып китүчеләрне дискриминациядән яклау, арзанлы дарулар белән дәвалау, хокук һәм ирекләрне үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү,

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International