Алексеевск районына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

2018 елның 20 мае, якшәмбе

Алексеевск районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты килде. Делегация составында – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм аграр мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  Комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин.

 Рөстәм Миңнеханов район җитәкчесе  Сергей Демидов озата баруында район басулары өстеннән очып узды. Аннары Рөстәм Нургали улы җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең күргәзмәсен карады. “Эдем”, райпо,   Алексеевск сөт заводы, “Алексеевск” халык предприятиесе, шулай ук күп кенә крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында югары уңыш алуга ирешү өчен чәчү вакытында файдаланыла торган минераль ашламалар күргәзмәсе белән танышты.

 Президент җыелучыларның сорауларына җавап бирде. Сөйләшү барышында сүз  нәселле яшь мөгезле эре терлекләр сатып алуга киткән чыгымнарны каплау, район үзәгендә мини-ферма төзүгә субсидияләр алу турында чыкты.

 – Әгәр кешеләр үз фермаларын төзергә һәм үстерергә телиләр икән, аларга мондый мөмкинлекне бирергә кирәк. Монда кыенлыклар килеп чыгарга тиеш түгел, – диде Рөстәм Миңнеханов

Тагын бер мәсьәлә ягулыкка бәя сәясәтенә кагылды.

 Район җитәкчесе Сергей Демидов кыр эшләренең барышы турында сөйләп, Алексеевск районында чәчү эшләре тәмамланып килә, дип билгеләп үтте.

Президентның эш программасында тагын бер объект – “Алга” колхозының терлекчелек объекты иде. Бүгенге көндә анда дүрт йөздән артык мөгезле эре  терлек асрала. Комплекс әлегә тулы куәтенә эшләми, ул төзелеп бетмәгән. Ферма үзе 800 терлеккә исәпләнгән.

 Делегация саву бүлегендә һәм төзелеп килүче сыер абзарында булды. Рөстәм Миңнеханов терлекчелек комплексын төзеп бетерергә кирәклегенә ишарәләде.

Президент очрашуга килүчеләргә рәхмәт әйтте һәм кыр эшләренең тизрәк тәмамлануын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International