Алексеевск районы хезмәт коллективлары беркетелгән территорияләрен җыештырырга чыктылар

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Районыбызның барлык хезмәт коллективлары бүген гомумрайон чәршәмбе өмәсенә чыктылар. Он-лайн режимында хезмәт коллективлары вәкилләре матбугат үзәгенә фото-хисапларын җибәрәләр. Барлык предприятиеләр һәм оешмалар да төзекләндерүдә, районны һәм район үзәген алда торган Май бәйрәмнәренә әзерләүдә актив катнашалар. Нәтиҗәне беркетү өчен Алексеевск районында 21 апрельдә гомумбистә шимбә өмәсе узачак. Чиста булачак!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International