Әфганчы ветераннар ул сугыштан кайтмаган солдатлар һәм офицерларны бер минут тын торып искә алдылар. Районның хәрби комиссары Дмитрий Дерунов, ветераннарга мөрәҗәгать итеп, аларга интернациональ бурычларын намус белән үтәгәннәре һәм меңнәрчә кеше гомерен алып киткән ул еллар вакыйгалары турындагы истәлекне саклаганнары өчен рәхмәт әйтте. Истәлекле чарада "Форпост" хокук тәртибен саклаучы отрядка керүче аграр колледж студентлары катнашты. Митингта катнашучылар шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар, тыл хезмәтчәннәре обелискына һәм сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр куйдылар.
Чыганак www.alekseyevsk.ru