Яңа төзелешләрдән яңа спорт казанышларына

2018 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Безнең Алексеевск районы спорт эшенең куелышында 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасында иң яхшы дип табылды. Спортчыларыбызның исемнәре  республикабызга һәм илебезгә генә түгел, ә бәлки бөтен дөньяга таралды.
Күрсәткечләрне яхшырту һәм спорт җиңүләрен арттыру өчен районда зур эш үткәрелә: яңа спорт объектлары төзелә.
Мисалга, район үзәгендә тиздән яңа спорт комплексы пәйда булачак. Ул беренче мәктәп белән янәшәдә торгызыла. Подрядчысы – “Керамика-Маркет” төзү оешмасы. Нигезе салынды инде, хәзер бинаның каркасы ясала.
Төзелеш мәйданчыгында 20 кеше эшли.
Яңа спорт комплексын төзүгә 109 млн. сум акча салынды. 2018 елда шулай ук модульле чаңгы базасы төзү планлаштырылды. Яңа бина якты һәм иркен булачак.
Моннан тыш, район үзәгенең беренче мәктәбе стадионында мини-футбол кыры булдырылачак. Мондый спорт объектлары Лебедино, Юеш Көрнәледә, “Юл төзүчеләр” паркында һәм өченче мәктәп янында бар инде.
Сәламәт яшәү рәвешен кертүгә һәм җәелдерүгә, матди-техник базаны үстерүгә шулай караганы өчен Алексеевск районын нык ышаныч белән Татарстан Республикасының спорттагы энҗе бөртеге дип атарга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International