Алексеевскилылар Яңа елны ничек билгеләп үттеләр

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Алексеевск районының парклары һәм скверлары Яңа ел каникулларында кешеләр белән тулып торды. Алексеевскилылар актив ялга һәрчак өстенлек бирделәр.
Быелгы Яңа ел каникуллары да башкаларыннан аерылып тормады.
Мәсәлән, алексеевскилылар һәм кунакларның яраткан “Юл төзүчеләр” паркында алма төшәрлек тә урын юк иде. Биредә һәр көнне музыка яңгырап торды, тимераякларны бушлай прокатка бирделәр, чәй эчү оештырылган иде. Шушы елда тагын биредә, бала-чаганы сөендереп, ике яруслы яңа тау пәйда булды. Тимераякларга – чират. Аттракционнар аркасында вакыт сизелмичә дә үтеп китте: көлү тавышлары, җырлар, купшы Яңа ел чыршысы – боларның барысы да әлеге паркка килгән кунакларда бәйрәм кәефе тудырды.
 3 гыйнварда чаңгы базасында күңелле бәйрәм чарасы булып узды: “Ура, каникуллар!”  исемле гаилә эстафетасы дистәләгән гаиләне үзенә җыйды.
Күңелле җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән уеннары, кызыклы конкурслар – балаларга бу бәйрәмне әкият геройлары Кыш бабай һәм Кар кызы, узып баручы һәм бу ел символлары – Әтәч һәм Эт, шулай ук искиткеч алып баручы Алсу Нәҗми оештырды.
Бәйрәм кунакларына сәламләү сүзе белән яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Рифкат Сөләйманов мөрәҗәгать итте:
–Сезне чын күңелдән Яңа ел белән котлыйбыз. Без спорт бәйрәмебезнең быел шулкадәр күп кунакларны җыюына бик шатбыз. Сезгә яхшылап ял итүегезне һәм спорттан энергия алуыгызны телибез, – диде Рифкат Бари улы.
Гадәттәгечә күңел ачудан соң бала-чагалар ата-аналары белән бик теләп спорт бәйгеләрендә катнаштылар. Призларга ия булдылар, шаярдылар, көлделәр һәм уңай тәэсирләр алдылар. Бәйрәм Фирая Сергееваның катнашуыннан һәм спонсорлык ярдәменнән башка алай бай һәм матур була алмас иде. Ул “Ура, каникуллар!” гаилә эстафетасының инициаторы һәм оештыручысы булды:
– Бәйрәм үткәрү идеясе болай гына килеп тумады. Мин оныкларымның бәхетле әбисе, һәм Яңа ел каникулларында балаларның вакытны файдалы итеп үткәрүләрен телим. Миңа бүген биредә күп кенә алексеевскилы гаиләсе җыелуын күзәтү бик рәхәт. Һәркайда балаларның шат көлүе ишетелә, ә карашымны бер кайгысыз елмаюлар сөендерә. Барыгызны да Яңа ел белән котлыйм. Хыялларыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын! – диде Фирая Мирзаян кызы.
Ә инде бәйрәм тәмамлангач, салют бирелде.
 Әле тагын район үзәгебезнең үзәк чыршысы да ел саен үткәрелә торган конкурста катнаша. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасына һәм бәйрәмчә бизәүгә республика конкурсы уза. Яңа ел гүзәлебезгә уңышлар телик!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International