Алексеевск муниципаль районының территориаль сайлау комиссиясе хәбәр итә

2017 елның 21 ноябре, сишәмбе

2017  елның 19 ноябрендә Алексеевск муниципаль районында гражданнарга үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар булып узды.

 Узган якшәмбедә Алексеевск муниципаль районының барлык 19 авыл җирлегендә дә үзара салым кертү мәсьәләсе буенча референдумнар булып узды. Тавыш бирү тыныч шартларда һәм бозуларсыз үтте. Алексеевск муниципаль районының территориальсайлау комиссиясе карарлары йомгаклары буенча референдумнар дөрес дип табылды

 Әлеге программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә һәм халыкның гражданлык активлыгын күтәрү, кешеләрне урыннарда тормыш сыйфатын яхшыртуга тартуның нәтиҗәле коралларының берсенә әйләнде.

“Войкино авыл җирлегендә референдумга анда катнашырга тиешле гражданнарның 80 проценты килде. Референдумга  катнашучыларның 97 проценты “әйе” дип җавап бирде“, – диде Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының авыл җирлеге башлыгы Надежда Шабутдинова.

Референдум нәтиҗәләре белән alekseevskiy.tatarstan.ru сылтамасында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International