Речное авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 15 ноябрендә район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, Сахаровка авыл җирлеге башлыгы Людмила Шаброва һәм халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге мөдире  Лариса Белова  тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, районыбызның Речное авылы кешесе Балова Анастасия Алексеевнаны  90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Анастасия Алексеевна сугыш вакытында 13 яшеннән өлкәннәр белән бергә  болында  печән чаба, аны җыя, урып-җыю башланганнан алып кара көзгә кадәр басудан ашлык ташый. Сугыштан соң Анастасия Алексеевна  Ленин исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли, кияүгә чыга, ире белән бергә өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Анастасия Алексеевнаның дүрт оныгы һәм алты оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International