Үзәк китапханә үз укучыларын яңадан каршылый

2017 елның 15 сентябре, җомга

Китапханәнең яңартылган алгы ягы, иркен якты заллар, яңа яктырткычлар һәм җиһазлар – боларның барысы да алексеевскилылар хакына  озак еллар хезмәт итәргә әзерләр.

Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев районның мәдәни тормышындагы шушы мөһим вакыйга белән күп санлы халыкны  котлады.

– Китапханә – белем саклагыч ул. Нәкъ менә биредә  фәнни һәм иҗади фикер үстерелә. Интернет китапханәнең күп кенә функцияләрен үзенә алган хәзерге вакытта ул барыбер үзенең әһәмиятен югалтмый. Компьютер һәм мәгълүмати-китапханә технологияләре белән коралланган яңа китапханә фәнни потенциалны һәм мәгарифне үстерүгә булышыр, дип өметләнәбез. Яңа китапханә районыбызның күп кенә кешеләре өчен яраткан, уңайлы урынга әйләнер, дип ышанабыз. Бүген бирегә тикмәгә генә ветераннар да, әле бөтенләй яшь кунаклар – мәктәп укучылары да җыелмагандыр. Бүген китапханә үз ишекләрен барыбызга да киң ачты.

Бинага капиталь ремонтны “Алексеевской МСО ТАПС” төзүчеләре ясады. Төзүчеләр исеменнән компания җитәкчесе Марат Вәлиев чыгыш ясады:

– Алексеевск үзәк китапханәсен капиталь ремонтлауда барлык катнашучылар исеменнән район җитәкчелегенә һәм шәхсән Владимир   Козонковка күрсәткән ышанычы өчен рәхмәт әйтергә рөхсәт итегез. Әлеге бинада төзү эшләрен үткәргәндә төзүчеләр күңелләрен биреп эшләделәр. Барыбыз да китапханәнең гади генә урын түгеллеген аңлыйбыз. Ул  функциональ гына түгел, ә бәлки уңайлы да булырга тиеш. Без ышанабыз, сез, алексеевскилыларга биредә бик ошаячак, үзәк китапханә җылы, иҗади очрашулар урынына әйләнәчәк.

Тамашачыларга район мәдәният йорты тәрбияләнүчеләре матур иҗади номерлар бүләк иттеләр. Шуннан соң кунаклар яңарып киткән  бинага чакырылды.

Ә биредә  инде һәркайда мәктәп балалары, күркәм балалар  залына һәм ялтыравыклы тышлы китапларга сокланып һәм сөенеп, тыз-быз килеп йөри иделәр. Алар өчен китапханәчеләр мәдәни дәрес оештырганнар, балалар китапханәсе кагыйдәләре белән таныштырдылар. Ә күрше залда хезмәтләре проза һәм шигырь китапларына салынган иҗади алексеевскилылар җыелган. Чәй өстәле янында алар китап нәшер итү мәсьәләләрен һәм иҗади идеяләрне тикшерделәр.

Китаплар алырга да шактый чират җыелуын күрү рәхәт иде. Бирегә килгән һәркем киштәләрдән, һичшиксез, үзенә кызыклы нәрсәләрне таба алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International