Котлау һәм рәхмәт

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Татарстан Республикасында спорт көрәше федерациясе” президенты исеменнән язылган рәсми хатта болай диелә: “Хөрмәтле Владимир Константинович, 23-24 августта Тәтеш шәһәрендә 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ирекле көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге булып узды, анда  Татарстан Республикасының 19 шәһәреннән   һәм районнарыннан  200 гә якын яшь спортчы катнашты. Алексеевск  муниципаль районының ирекле көрәш мәктәбе егетләре һәм кызлары аеруча да уңышка иреште.Сезне тагын бер кат  спорттагы уңышларыгыз белән котларга, кайгыртуыгыз һәм балалар-яшүсмерләр спортын  үстерүгә игътибар биргәнегез өчен рәхмәт әйтергә һәм муниципаль районга республика һәм бөтен Россия ярышларында яңа җиңүләр теләргә рөхсәт итегез”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International